«ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе дәвам итә!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе дәвам итә!

«ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе дәвам итә!

«ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе дәвам итә. Әлеге бәйгене Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе оештыра. Конкурсның премиаль фонды шактый гына саллы - 1000 000 сум.

Татар җәмәгатьчелеген рухландырган әлеге бәйге республикабызда өченче ел үткәрелеп килә. Аның киң колачлы булуын билгеләп узасы килә. Чара дөньяның барлык тарафларына сибелеп яшәүче бөтен татар халкында зур кызыксыну уятты. Узган ел конкурска 4 меңгә якын гариза килде. Россиянең барлык төбәкләреннән тыш, конкурска эшләрен җибәрүчеләр арасында Италия, Төркия, Казахстан, Әзәрбайҗан, Беларусь татарлары вәкилләре дә булды. Татарстан Республикасының Азнакай, Актаныш, Алабуга, Арча, Саба, Балтач, Биектау, Мөслим, Сарман муниципаль районнары вәкилләре актив катнашуын билгеләп үтәбез. Бу күрсәткеч катнашучыларның халык тарафыннан татар сәнгатенә булган ихтыяҗны, аның милли әдәбиятыбызны ихлас яратуын тагын бер кат дәлилли.

Катнашучылар яшь үзенчәлекләре буенча берничәгә бүленгән. Быел исә аларның эшләре түбәндәге яшь категорияләрендә бәяләнәчәк: 10 яшькә кадәр булган катнашучылар, 11 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр. Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Чыгышлар проза һәм шигърият номинацияләрендә бәяләнәчәк. Язмаларны 7 кешедән торган мәртәбәле жюри караячак. Алар арасында халкыбызның танылган язучылары шагыйрьләре, артистлары урын алды: Ркаил Зәйдулла, Разил Вәлиев, Ирек Хафизов, Луара Шакирҗан, Рамил Төхвәтуллин, Искәндәр Гыйләҗев, Гүзәл Сәгыйтова. Алар актерлык осталыгын, дикция, костюм, реквизит, музыкаль бизәлешне исәпкә алачак. Бәйге эшләрен сайлап алу шарты катнашучыларның башкару осталыгыннан, шулай ук чыгышның оригиналь булуыннан да гыйбарәт.

Конкурста катнашу өчен видео форматындагы эшне һәм анкетаны ике дәүләт телендә [email protected] рәсми почтасына җибәрергә кирәк. Гаризалар 2022 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә.

Милләтебезнең йөзен билгеләүче, туган тел сагында торучы, аның бөтен ямен-тәмен, аһаңен җиткерә алучы мондый чарадан читтә калмагыз!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...