«Нәни паровоз - Тишка»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Нәни паровоз - Тишка»

«Нәни паровоз - Тишка»

Әлеге мультсериалның төп геройлары - паровозлар. Алар кечкенә балаларны хәтерләтәләр. Геройлар тылсымлы Паровозовск шәһәрендә - вагоннар һәм локомотивлар дөньясында яшиләр. Кагыйдә булганча, өлкән паровозлар һәр көнне эшкә йөриләр, ә сабыйлар - уйныйлар, күңел ачалар, тәртипсезләнәләр һәм даими рәвештә күңелле ситуацияләргә эләгәләр. Төп герой Тишка үзенең дуслары Сапсанчик, Элька, Ласточка, Цветастик һәм Батон белән бергә Василичның тормышын бозалар, аңа тыныч кына яшәргә бирмиләр.

Паровозлар дөньяны танып-беләләр, бик күп яңалыклар беләләр, ачуланышалар һәм татулашалар, өлкәннәргә комачау итәләр, шулай ук аларга еш кына ярдәмгә дә киләләр. Гадәти ситуацияләрлән тыш, алар әкияти хәлләргә эләгәләр, хәтта космоска да очалар.