«МегаМен: тулы көчкә»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«МегаМен: тулы көчкә»

«МегаМен: тулы көчкә»

Мультсериалның төп герое - Аки Лайт. Карап торышка ул гадәти малай, ләкин бу бер дә алай түгел. Аки - югары технологияле робот, аны галим доктор Лайт төзегән. Тормышны яратучы инженер Аки белән кызы Сунаны бергә тәрбияли. Гадәти булмаган әлеге гаилә роботлар белән Силикон-Сити шәһәрендә яши.

Әмма шәһәр халкының тынычлыгын качкын роботлар боза, һәм алар Силикон-Ситига һөҗүм итәләр. Бәхеткә, Аки Лайт үзенең системасына кертелгән махсус программалар ярдәмендә күренекле сәләтләргә ия. Гади малайдан Аки Мегаменның супергероена әверелә! Аның иң мәкерле һөҗүмнәрдән дә саклый торган саклагыч җайланмасы бар, өстәвенә, Аки башка роботларның көчләрен һәм үзенчәлекләрен дә үзләштерә ала, гәрчә кайвакыт бу көтелмәгән нәтиҗәләргә китерсә дә. Батыр Аки Лайтка дошманнар белән көрәштә аның гаиләсе һәм тугры дуслары ярдәмгә килә!