«Тру һәм аллы-гөлле патшалык»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Тру һәм аллы-гөлле патшалык»

«Тру һәм аллы-гөлле патшалык»

«Тру һәм аллы-гөлле патшалык» мультсериалының төп герое Тру - әкиятнең үзендә, төрле сөйкемле һәм тылсымлы геройлар яшәгән аллы-гөлле патшалыкта яши.

Бары тик батыр йөрәкле Труның гына үзенчәлекле сәләте бар: ул теләкләр агачын активлаштыра белә, аның ярдәмендә теләсә нинди проблемаларны хәл итәргә омтыла. Ә мәшәкатьләр патшалыкта бик еш булып торалар!

Бу игелекле хезмәттә һәрвакыт кызның тугры дусты - Бартлби исемле кара мәче озата бара. Ул үз-үзенә бик ышанган, күп сөйләшергә яратмый, ләкин еш кына төрле юк-барга игътибарын юнәлтә, мәсәлән, балык печеньеларына! Әмма нәкъ менә Бартлби Труны дөрес карарлар кабул итәргә илһамландыра белә.

Мондый гадәти булмаган ил белән аллы-гөлле патша идарә итә - очсыз-кырыйсыз яхшылык һәм оптимизм белән тулы мәзәк персонаж. Аңа ничә яшь икәнен берәү дә төгәл белми, әмма патша, чыннан да, бик зирәк.

Әлеге кызыклы геройларны нинди маҗаралар көтә, һәм алар нәрсәгә өйрәнә алачаклар? Бу сорауларга җавапны «Тру һәм аллы-гөлле патшалык» мультсериалын карап белә алырсыз!