Иртәгә «Здравствуйте» тапшыруында!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Иртәгә «Здравствуйте» тапшыруында!

Иртәгә «Здравствуйте» тапшыруында!

Иртәгә, 6 октябрь көнне 08:10 сәгатьтә, «ТНВ» каналында «Здравствуйте» тапшыруын карагыз! Студия кунагы – Роза Рәшит кызы Әдиятуллина - «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең оештыру комитеты рәисе, «ШАЯН ТВ» каналының дубляж студиясе җитәкчесе. Эфирда ул өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе турында сөйләячәк.

 

Дуслар, «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә!

Премиаль фонд искиткеч! 1000 000 сум.

Чыгышлар 2 номинациядә - проза һәм шигърият номинацияләрендә бәяләнә. Гаризалар 2022 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә. Әле катнашырга вакытыгыз бар. Видеогызны һәм тутырылган анкетагызны [email protected] почтасына җибәрегез. Сораулар буенча 8(917)391-07-87 WhatsApp номерына да яза аласыз.

Тулырак мәгълүмат shayantv.ru һәм tnv.ru сайтларында.

Мондый мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз!

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...