14 Сентябрь 2023
Бүген «Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең жюри әгъзасы, Татарстанның атказанган артисты, яраткан җырчыбыз Алсу Әбелханова «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында баручы «Здравствуйте» тапшыруында кунакта булып кайтты. Ул «Сәйлән» фестиваленең бишенче, юбилей сезонының яңалыклары һәм бик тиздән билгеле булачак финалистлар хакында сөйләде.
Яңалыкларны күзәтеп барыгыз! 1 ОКТЯБРЬДӘН «ШАЯН ТВ» каналында грандиоз «Сәйлән» проектының яңа чыгарылышларын карап, үзегезгә ошаган яшь җырчы өчен җан атыгыз!
Комментарийлар: