«Здравствуйте» тапшыруында!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Здравствуйте» тапшыруында!

«Здравствуйте» тапшыруында!

Бүген «Балачак җыры» бәйгесенең жюри әгъзасы, Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең музыкаль театры кафедрасы җитәкчесе Әлфия Ибраһим кызы Җаппарова «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында баручы «Здравствуйте» тапшыруында кунакта булып кайтты. Ул «Балачак җыры» бәйгесе клиплары һәм әлеге бәйгенең дүртенче сезоны хакында фикерләре белән уртаклашты.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы үткәрә торган Балачак җыры бәйгесенең дүртенче сезонына гаризалар кабул итү дәвам итә!

Җиңүчеләрне шәп бүләкләр көтә: акчалата приз, җырның профессиональ аранжировкасы һәм клибы! Гаризалар 1 мартка кадәр кабул ителә!

Без сездән өр-яңа шигырьләр һәм оригиналь көйләр көтәбез!

Тулырак мәгълүмат shayantv.ru сайтында.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...