Илгиз Шәйхразиев «Сәйлән» фестивалендә катнашса, нинди җыр башкарачагы турында әйтте!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Илгиз Шәйхразиев «Сәйлән» фестивалендә катнашса, нинди җыр башкарачагы турында әйтте!

Илгиз Шәйхразиев «Сәйлән» фестивалендә катнашса, нинди җыр башкарачагы турында әйтте!

Дуслар, «ШАЯН ТВ» каналында «Сәйлән» фестиваленең премьерасына нибары санаулы көннәр калды! Көтәсезме? 2 ОКТЯБРЬДӘ үк сез дүртенче сезонның өр-яңа чыгарылышларын зәңгәр экраннардан карый һәм яраткан җырларыгызны кушылып җырлый алачаксыз!

Ә аңарчы, 30 СЕНТЯБРЬДӘ «ШАЯН ТВ» каналының YouTube каналында иң беренчеләрдән булып «Сәйлән» проектының премьерасын карарга ашыгыгыз! Нибары 3 көн калды!

Талантлы катнашучыларыбызны йолдызлы жюри бәяләде! Танылган артистлар фестиваль хакында ни уйлый? Фикерләрен белеп китик!

«Сәйлән» телевизион җыр фестивале башка бәйгеләрдән нәрсәсе белән аерылып тора? Аның үзенчәлеге нәрсәдә?

Илгиз Мөхетдинов:

Беренчедән, мондагы барлык балалар да татар телен белә. Бүгенге көндә бу бик шаккатырлык әйбер. Күп кенә бәйгеләрдә булырга туры килә, балалар күбесе татарча белми. Ә мондагы балалар татарча белеп кенә калмыйлар, ә халкыбызның күңелендә электән сакланып килә торган, мәңге онытылмас классик һәм ретро җырларыбызны да беләләр һәм башкаралар. Илһам абый Шакиров булсынмы, Резеда апа Ахияровалар. Әлбәттә, бу безнең йөрәккә май булып ята, чөнки бу өметле яшьләрнең, өметле киләчәгебезнең булуын күрсәтә. Мондый балаларга тагын да үзебезнең киңәшләрне биреп, булышасы гына килеп тора.

Алсу Әбелханова:

Катнашучылар барысы да шундый якты һәм аларның шушы энергиясе безгә дә күчә. Без дә алар өчен дулкынланабыз, алар белән бергә җырлап утырабыз. Менә бүген Илгиз биергә дә чыкмакчы иде, мин аны тотып кына калдым.

Шуңа күрә мондый бәйгеләр күбрәк булсын иде. Аның телевизион проект булуы икеләтә кызыклы һәм бу безне бигрәк тә сөендерә.

Илгиз Шәйхразиев:

Бүгенге балалар, минемчә, алдагы сезоннарны җентекләп караганнар һәм мондагы жюриларның, остазларның сүзләрен игътибар белән тыңлаганнар, чөнки алар бүген тагын да кыюрак, тагын да ачыграк, музыкальрак. Мин бик шатмын алар өчен. Әле без бүген дә жюри әгъзалары белән сөйләшеп тордык, без үзебез конкурсларда катнашканда, җырлый идек, безгә рәхмәт әйтәләр иде һәм сәхнә артына озаталар иде. Безгә берәү дә «менә шушы урыныңны эшлә, бу урыныңны тагын да яхшы итеп үстер», - дип киңәшләр бирмәде. Ә менә, бүгенгедәй, тәҗрибәсе булган музыкантлар, җырчылар белән без якын итеп аралаша алмадык. Шуңа күрә мин, чыннан да, бүгенге катнашучылардан ак көнләшү белән көнләшәм.

Шундый искиткеч телевизион проект! Шундый зур мөмкинлекләр! Бу балаларның барысы өчен дә зур үсеш баскычы булып тора!


Әгәр фестивальдә үзегезнең катнашу мөмкинлеге булса, сез катнашыр идегезме һәм нинди җыр башкарыр идегез?

Мин әлеге бәйгедә бик теләп катнашыр идем. Нинди җыр башкарыр идем икән? Мин, әлбәттә, бераз «хулиганить» итәр идем. Берәр җырны бераз үзгәртеп, үземчә итеп эшләр идем. Беләсезме, менә монда сәхнәгә чыгып баскан бала сиңа ошарга тырышмыйча, киресенчә, сине әзрәк үстерергә тырышса - ул бит бик ошый торган әйбер. Бүген нәкъ тә менә: «Эх, мин дә шулай эшләр идем», - дигән балалар булды. Мин дә әзрәк үземне кыюрак тотып, шундыйрак берәр адым ясарга тырышыр идем, бәлки, катнашсам.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...