Язгы каникулда нишләргә?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Язгы каникулда нишләргә?

Язгы каникулда нишләргә?

Яз - ул салкын кыштан соң башлаган кечкенә генә яңа тормыш. Язгы каникуллардан онытылмаслык тәэсирләр алу өчен нишләргә? Безнең файдалы исемлек сезгә ярдәмгә килер!

* Беренче кояшлы көннәр белән ләззәтләнергә һәм вакытны күбрәк урамда уздырырга.
* Паркларда йөрергә һәм беренче язгы чәчәкләрне эзләргә.
* Тал песиенә, агачлардагы беренче яфракларга, умырзаяларга, һәм беренче үләннәргә сокланырга.
* Җылы яклардан очып кайткан кошларга җимлек эләргә.
* Гөрләвекләр буйлап сикерергә һәм көймәләр йөздерергә.
* Чәчәкләр яки агач утыртырга.
* Урманга барырга.
* Язгы фотосессиягә чыгарга.
* Кинога, кызыклы фильмга, яки театрга барырга.
* Дусларның, якыннарның, туганнарның хәлен белергә.
* Саф һавада футбол, волейбол яки баскетбол уйнарга.
* Үрдәкләрне, тиеннәрне һәм парклардагы башка җан ияләрен ашатырга.
* Моңарчы эшләнмәгән, я булмаса эшләргә курыккан, сузып йөргән эшләрне эшләргә.
* Кояш баешы белән хозурланырга яки таң каршыларга.
* Күбрәк җиләк-җимеш һәм яшелчәләр ашарга, витаминнар турында онытмаска.
* Язгы табигатьне фотога төшерергә.
* Кыштан соң бераз хәлсезләнгән организмны кайгыртырга.
* Яраткан эшеңә, хоббига яки мавыгуларга күбрәк вакыт бүлеп бирергә.
* Йолдызлы күкне күзәтергә.
* Бераз ыгы-зыгыдан арыну өчен, телефоннан ял итәргә.
* Язга күбрәк сөенергә, күбрәк елмаерга һәм көләргә.
 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...