2 Гыйнвар 2023
2 гыйнвар көнне «Татарстан-Яңа Гасыр» каналы хезмәткәрләре балалары өчен чыршы бәйрәме узды! Казанның Ленин исемендәге Мәдәният сараенда гаҗәеп Яңа ел тамашасы оештырылды.
«ШАЯН ТВ» каналының төп геройлары Шаян белән Мияу балалар белән бергәләп күңел ачты, нәни дусларын өр-яңа ел белән тәбрикләде. Истәлеккә фотога төшергә дә онытмады, «ШАЯН ТВ» каналыннан бүләкләр өләште!
Кышкы каникуллар күңелле узсын, дуслар!
Комментарийлар: