Рөстәм Миңнеханов. Бәби. 24 сәгать.

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Рөстәм Миңнеханов. Бәби. 24 сәгать.

Рөстәм Миңнеханов. Бәби. 24 сәгать.

Бәби алып кайтырга әзерләнгән кеше сабыеның дөньяга аваз салачак көнен бик зарыгып көтә. Ул аны каршы алырга бар көчен куеп әзерләнә: киемнәр ала, матур бишекләр ясата һәм башкалар. Алдан исем эзли башлый, туган-тумачалары, якыннары белән сөенечле хәбәрне уртаклаша. Төннәрен йокламый аның турында гына уйлый. Бу хисләрне ике кеше генә кичерә, алар турында уйласаң да, йөзебездә үзеннән-үзе елмаю барлыкка килә.

Ә хәзер күз алдына китерегез, мондый хисләрне ике генә, дүрт кенә дә түгел, ә күбрәк кеше хис итә. Алар 20дән артык һәм барысы бергә бер сабыйның дөньяга күз ачуын көтә.
Аңа Шаян дип исем кушарга булалар һәм аның өстендә тугыз ай эшлиләр.

Яхшы, сөенечле хәбәрне ишеткәннән соң, әлеге бәбине көтүчеләр саны икеләтә-өчләтә арта. Әзерлек тизәя, ярдәм итүчеләр саны да арта.

12 ноябрь көнне, Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов хәер-фатихасы белән, ул дөньяга килә. Ул – 24 сәгать эшләүче татар телендәге, дөньядагы беренче «ШАЯН ТВ» балалар каналы.

Ул күпләрнең өметен аклап матур, сау-сәламәт, бар яктан да сәләтле булып туа. «ШАЯН ТВ» каналы: җырлый да, бии дә, спорт белән дә шөгыльләнә, тәм-томнар пешерә, тарихи эзләр буенча йөри, кызыклы шәхесләр белән таныштыра, шигырьләр сөйли, көн саен яңа тәҗрибәләр ясый, берсеннән-берсе матур мультфильмнар күрсәтә һәм башкалар, һәм башкалар. Аның күп кырлыгын сүз белән ишеткәнче, бер тапкыр күрүең мең тапкырга яхшырак. Син, аны күрүгә, меңләгән кеше төсле гашыйк булачаксың.

Ул әлегә бик кечкенә булуына карамастан, аны инде ТАТТЕЛЕКОМ кабельле челтәрдә, МТС операторында, цифрлы форматтагы мультиплекс аша карап була. Алай гына да түгел, ул барлык социаль челтәрләрдә дә бар: инстаграм, «ВКонтакте», Ютубта.  

«ШАЯН ТВ» каналы көн саен үзенә дуслар таба, без синең белән дуслашуыбызга бик шатбыз!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...