«Ни өчен» - тешләрне чистартырга кирәк?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Ни өчен» - тешләрне чистартырга кирәк?

«Ни өчен» - тешләрне чистартырга кирәк?

Сәлам, синән сорыйсым килә, сиңа да әти-әниең шулай эшләргә, болай эшләргә кирәк дип әйтәме?

Ә син алар әйткәнне тыңламыйча киреләнәсеңме? Туктале, син шундый кирлемән мени?

Дустым, әти-әниләр безгә һәр вакыт яхшылык кына тели. Менә мәсәлән, алар безгә иртә-кичен тешләрне чистартырга кушалар. Ә син беләсеңме ни өчен тешләрне чистартырга кирәк икәнне?

Белмәсәң, белеп кал! Ашаганнан соң безнең теш араларында ризыклар качышлы уйнап калалар. Ә аларның кайберләре шундый шәп итеп качалар, хәтта күпмедер вакыт узгач онытылып шунда да калалар. Шул вакыт аларның кәефләре төшә һәм алар кайгыдан карала, чери башлыйлар. Шаян ризык кисәкчәләре явыз бактерийларга әвереләләр һәм безнең тешләрне җимереп, безнең тешләргә хуҗа булырга телиләр. Алар башта безгә начар ис белән һөҗүм итәләр. Ә аннары инде безнең тешләрне үзләренең саргылт ташлары белән буяп, басып алырга телиләр. Ә кайбер явыз бактерийлар тешнең үзәгенә үк кереп аларны эчтән дә җимерергә сәләтле.

Брр, ничек итеп теш сызлаганы искә төште. Юк мин тешемнең авыртуын һәм аны явыз бактерийлар басып алуын теләмим!

Әгәр синдә дә андый хәл булуын теләмәсәң, иртән йокыдан торгач һәм кич йокларга ятыр алдыннан тешләреңне чистарт! Әгәр ашаган саен авызыңны су белән чайкатсаң, кич тешләреңне чистартсаң, бактерийлар һөҗүмендә сиңа ике- өч тапкыр җиңелрәк булачак. 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...