Киләчәк - сезнең кулда!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Киләчәк - сезнең кулда!

Киләчәк - сезнең кулда!

Кичә илебездә бик мөһим вакыйга - сайлаулар узды. Әлбәттә, мондый зур масштаблы чаралардан "ШАЯН ТВ" каналы да читтә калмый. Әлегә ШАЯН депутат булырга кечкенәрәк, әмма бу көнне нәни дусларына бәйрәм ясау өчен бик тырышты ул.

Әти-әниләре белән Казан-Арена стадионына килгән балалар рәхәтләнеп күңел ачты. "ШАЯН ТВ" чатырында дусларыбыз өчен фокуслар да күрсәтелде, шамакай төрле уеннар, ярышлар оештырды, матур рәсемнәр буяп, бераз ял итеп алу мөмкинлеге дә тудырылды. Иң актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдык! Каналыбызның төп геройлары белән истәлеккә фотога төшү дә балалар күңеленә хуш килде.

Зурлардан еш кына "Киләчәк - сезнең кулда" дигән сүзләрне ишетәсездер. Бу чынлап та шулай! Әлегә сез - укучылар, әмма бераз үскәч, сайлаучылар булырсыз! Арагыздан төрле һөнәр ияләре, җитәкчеләр, ил башлыклары чыгар. Ничек кенә булмасын, яхшы кеше булып калу мөһим! Ә яхшы кеше булу өчен, әти-әнинең, тәрбияче-укытучыларыбызның, өлкәннәрнең сүзен тыңларга, тыйнак, акыллы булырга кирәк. Шулай ук «ШАЯН ТВ» каналын да карарга онытмагыз, чөнки "ШАЯН ТВ" караган бала - шәп бала!

f510b1b9-431f-45f0-8bc5-2ed42dab1b6e.jpgb8082b5c-d1ae-411b-8976-5aee4af7407d.jpga385f994-a3e9-4660-a6d4-c0d780e14c72.jpg6c5d403e-bcc9-48c5-9866-c534c37c7b36.jpg237d25c9-b1cb-48a6-80e7-62365ca83b0c.jpg452d8bf3-a58b-4bdf-8452-02af08e200b8.jpg

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...