Җиһанда – яз!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Җиһанда – яз!

Җиһанда – яз!

Яз килде! Кояш нурларын көннән-көн күбрәк чәчә. Ул бөтен табигатьне йокыдан уятырга тели.

Яз айлары керүгә, табигатьтәге үзгәрешләр көннән-көн күбрәк күренә. Апрель ае − язның аеруча кайнап торган чагы. Хәзер инде кар көннән-көн кими. Кар өстеннән каралып язгы ташу акканы күренә. Ул үзенә бертөрле күңеллелек белән ага.

Елгада бозлар кузгала. Зур-зур бозларның агып киткәнен карап торуы үзе күңелле! Бар халык елга буена боз киткәнен карарга бара. Беренче чәчәкләр, умырзаялар баш калкыта! Җылы яклардан, туган якларын сагынып, яз хәбәрчеләре − сыерчыклар, кыр казлары кайта. Бар дөнья аларның шат җырына күмелә! Тиздән сап-сары тузганаклар да күренә башлар. Җир йокыдан уяна. Яз инде тулы хокук белән үз көченә керешә.

Өй кыекларыннан тамчылар тама. Язгы җылыдан кар эреп, гөрләвекләр ага. Урамда иртәдән кичкә кадәр балаларньң шат тавышы ишетелеп тора. Күңелле дә соң яз айлары!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...