7 Август 2019
8 август көнне «Болгар радиосы» хезмәткәрләре Казан-Болгар маршруты буйлап V велоэстафета уздыра. Чарада танылган җырчылар белән беррәттән, быел «ШАЯН ТВ» каналы да катнаша. Велоэстафетаның максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Традиция буенча, чара Казан Кремле янында иртәнге сәгать 5:00дә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланачак. Катнашучылар маршрут дәвамында ике музыкаль тукталыш та ясаячак. Спасс районының Көек һәм Никольск авылларында яшәүчеләрне җырчылар дәртле җырлары белән сөендерәчәк, уен-көлке, күтәренке кәеф вәгъдә итә оештыручылар.
Велоэстафета тарихи Болгар шәһәрендә зур концерт тамашасы белән тәмамланачак. Керү ирекле.
Комментарийлар: