30 Гыйнвар 2019
Бу Шаяннар бер дә тик торырга яратмый дип әйтәсездер инде. Әйе, сез хаклы! Исемебез юкка ШАЯН түгел. Бүген исә без Татмедиада булдык. Каналыбызның күргәзмәсен оештырдык, зур коллегаларыбыз белән күрештек. Ә инде каналыбызның җитәкчесе Илшат Әминев безнең “дөньяга чыккан” 79 көнгә нәтиҗә ясады.
Ә иң куанычылсы Шаяннар ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Әхмәт улы Сәфәров белән күреште. Әсгать безнең каналыбызның алып баручысы Шаянны әллә кайдан күреп алды һәм аралашып истәлеккә сүрәткә төште.
Без яңа гына бу “дөньяга” килүгә карамастан, зур адымнар белән үз максатыбызга таба барабыз. Барысы да Сезнең ярдәм белән!
Фотосүрәтләрне безнең Фотомизгелләр бүлегендә карый аласыз.
Комментарийлар: