Үзбәкстанда «Яңа гасыр» пункты ачылды

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Үзбәкстанда «Яңа гасыр» пункты ачылды

Үзбәкстанда «Яңа гасыр» пункты ачылды

Үзбәкстанда «Яңа гасыр» пункты ачылды

26 ноябрь көнне «Яңа Гасыр» каналының Ташкентта ачылган корреспондент пункты белән Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Корреспондент пунктын «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминев һәм махсус корреспондент Динара Хәбибуллина тәкъдир итте.

Динара Казан федераль университетын тәмамлап, ТНВның Үзбәкстандагы коорреспондент пунктын җитәкли башлады. Монда шулай ук оператор-монтажер булып Мирзокир Мирсәгыйтов эшли. Динара да, Мирзокир да тумышлары белән Үзбәкстаннан.

Әлеге пунктны ачу 2017 елда Рөстәм Миңнехановның Ташкенттагы татар оешмалары активы белән очрашу барышында хәл ителгән иде. Президентыбыз хезмәткәрләрнең эш урыны, материал-техник тәэмин ителеш белән танышты. Рөстәм Миңнеханов яңа корреспондент пунктына уңышлар, күбрәк кызыклы һәм файдалы сюжетлар теләде.

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...