Бүген Халыкара юлбарыслар көне билгеләп үтелә икән! Шул уңайдан, бу җәнлек белән күбрәк танышып китик!
* Юлбарыс тәнендәге кара сырлар йонында гына түгел, ә тиресендә дә бар. Әгәр юлбарысның йонын алсаң, вакытлар узу белән, ул тагын шундый ук булып үсәчәк.
* Юлбарысның кара сырлары уникаль булып тора, ул аларның һәрберсенә үзенә генә хас.
* Аларның иң актив вакыты – иртә һәм кич белән. Көндез алар күбрәк ял итә.
* Юлбарыслар судан курыкмый һәм бик яхшы йөзә.
* Төнлә әлеге җәнлек начар күрә, гәрчә аларның күзләре кешенекенә караганда алты тапкыр яхшырак булса да.
* Юлбарыс 6 метрга кадәр озынлыкка сикерә ала, ә биеклеккә сикерүе 5 метрга җитә.
* Алар үз корбаннарына арттан һөҗүм итүне өстен күрәләр, чөнки болай иткәндә алар кача алмыйлар.
* Иттән кала юлбарыс үсемлек һәм җиләк-җимеш белән дә туклана.
* Аның гомер озынлыгы уртача 26 ел.
Комментарийлар: