Тукай атналыгы: «Елның дүрт фасылы»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Тукай атналыгы: «Елның дүрт фасылы»

Тукай атналыгы: «Елның дүрт фасылы»

Тукайның бу шигыре беренче тапкыр «Яңа кыйраәт» (1910) басылган. Ул  К.Ушинскийның «Четыре времени года» дигән парчасына якын тора. Ушинский әсәрендә проза белән шигырь аралашып килә. Тукай исә елның дүрт фасылы турында табышмак итеп яза. Әйдәгез укып, җавапларын белик.

Елның дүрт фасылы

Боз һәм кар эрде,
Сулар йөгерде;
Егълап елгалар,
Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт? —
Йә, әйтеп кара.

                (җавап)

Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште;
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә.

Халык ашыга, 
Китә басуга,
Урагын ура, —
Бу кайчак була?

               (җавап)

Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява;
Җирләр дымлана, —
Бу кайчак була?

                    (җавап)

Һәр җир карланган,
Сулар бозланган;
Уйный җил-буран, —
Бу кайчак, туган?

                    (җавап)




Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...