«Туган тел фест – 2022»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Туган тел фест – 2022»

«Туган тел фест – 2022»

Бүген «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр һәм укытучыларның икенче «Туган тел фест – 2022» Республикакүләм фестивале узды. Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә оештырылды.

Очрашу барышында дәресләрдә  татар мохитен булдыру, укытуның нәтиҗәлелеген арттыру, балаларда  татарча  аралашу телəге тусын  өчен,  дәресне ничек алып барырга кирәклеге кебек мәсьәләләр күтәрелде. Тәҗрибәле белгечләрдән мастер-класслар, кызыклы әңгәмәләр үткәрелде.

Чарада «ШАЯН ТВ» каналы да катнашты. Туган телне укытуның төрле методикаларын өйрәнү барышында укытучыларны үзенең татар телендәге белем бирү проектлары белән таныштырды. Күргәзмәдә педагогларга кече яшьтәге балаларга белем бирү, үзлектән өйрәнү өчен файдалы кулланма булып торучы «Балачак җыры» Халыкара балалар җыры бәйгесе җыентыгын, «Сәйлән» телевизион җыр фестивале альбомын һәм «ШАЯН Әлифба» интерактив проектларын тәкъдим итте.

Шулай итеп, фестиваль татар теле укытучылары, тәрбиячеләре өчен тәҗрибә уртаклашу һәм яңа идеяләр тудыру мәйданчыгына әверелде.

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...