ШАЯН фактлар!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ШАЯН фактлар!

ШАЯН фактлар!

Халык авыз иҗатында төлке, гадәттә, хәйләкәрлек символы. Бу, чыннан да, шулай. Әлеге җәнлекләр үзләренең акыллылыгы белән дә аерылып торалар. Бу сыйфатларыннан башка алар дошманнарын тиз һәм җайлы гына кулга төшерә алмаслар иде.

3.jpg

* Төлке шулхәтле үткен ишетә ки, хәтта бер метрлы кар катламы астындагы тычканны да сизә.

* Төлке өчен койрык – матурлык билгесе генә түгел, ә мөһим әгъза булып тора. Ул йөгергәндә җәнлеккә тигезлекне сакларга ярдәм итә, шулай ук кыш көне салкыннан саклану өчен алар койрыклары белән төренеп яталар.

* Төнлә төлкеләр көндезге вакыт белән чагыштырганда яхшырак күрәләр, шуңа күрә тәүлекнең караңгы вакытында ауга чыгуны өстен күрәләр.

* Төлке якынча 40 төрле тавыш чыгара белә.

* Төлке рационының өчтән ике өлешен тычканнар һәм башка вак кимерүчеләр тәшкил итә.

1.jpg

* Төлкеләр тырнаклары ярдәмендә агач башларына үрмәли, биеклеккә һәм корылмаларга менә алалар.

* Аның оясының тирәнлеге өч метрга кадәр җитәргә мөмкин. Әмма төлкеләр өннәрен үзләре казырга яратмыйлар. Хуҗалары булмаганда, бурсык, һәм башка кыргый хайваннарның ояларын үзләштерүне өстен күрәләр.

* Төлкеләр бүреләрдән, шакаллардан, этләрдән аермалы буларак, көтүләре белән яшәмиләр. Елның күп өлешен алар ялгызы гына яшиләр һәм ауга йөриләр, ә җәйгә гаилә кору ягын карыйлар.

* Бу җәнлекләр төне буе бертуктаусыз чабарга сәләтле.

* Төлке кыргый табигатьтә 6-8 ел яши, тоткынлыкта исә 25 елга кадәр дә яшәргә мөмкин.



Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...