26 Август 2020
Бүген Татарстандагы иң зур массакүләм мәгълүмат чарасы – «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең туган көне.
Шушы 18 ел эчендә «Яңа гасыр» телеканалында иң яхшы тапшырулар дөнья күрә. «Болгар радиосында» иң матур җырлар яңгырый. «Яңа гасыр»ның киң канаты астында беренче «ШАЯН ТВ» татар балалар каналы эшли.
«Яңа гасыр» медиахолдингы тамашачыларны, тыңлаучыларны танылган шәхесләр белән таныштыра, буыннар чылбырын берләштерүдә, татар мәдәниятен саклауда зур роль уйный.
«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе киләчәктә дә яраакан тамашачысы белән һәрвакыт иҗади үсештә булып, традицияләрне саклап гел алга барсын!
Туган көнең белән, ТНВ!!!
Комментарийлар: