«Тылсымлы фонарь»!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Тылсымлы фонарь»!

«Тылсымлы фонарь»!

«Тылсымлы фонарь» мультсериалының төп герое Митя - заманча гаджетлар ярата торган һәм даими рәвештә уеннар уйнаучы биш яшьлек малай. Аңа кайчандыр кешеләрнең компьютерларсыз һәм смартфоннарсыз яшәгәнен һәм бөтенләй башка приборлардан файдаланганын күз алдына да китерүе кыен. Үткәннәргә әйләнеп кайтырга малайга өлкән апасы Катя ярдәмгә килә.

Бервакыт ул сәер әйбергә тап була һәм аны «тылсымлы фонарь» дип атый. Бу аның әти-әнисенең әкияти диапроекторы булып чыга. Әлеге җайланма ярдәмендә әкият тарихларын карарга мөмкин. Митя компьютер уеннарыннан аерылырга теләмәсә дә, Катя аны бик тиз күндерә.

Һәр эпизодта геройлар яңа диафильм карыйлар. Серияләр исә бөек авторларның хикәяләренә нигезләнгән. Фильм барышында Катя сюжетны үзенчә җайлаштыра һәм яшь тамашачылар өчен катлаулы моментларны үзе аңлата!

«Тылсымлы фонарь» мультсериалын дүшәмбедән-җомгага кадәр 13:40 һәм 21:40 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...