27 Сентябрь 2024
Бүген тәрбияче һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүче укытучылар көне!
Баланың якын дусты, сердәшчесе, тормышка беренче адымнарын ясарга ярдәм итүче мөгаллимнәр аерым игътибарга лаек! Бала өчен тәрбияче әти-әни, яшәгән өй шикелле якын булганда гына бала теләп бакчага бара.
Хөрмәтле тәрбиячеләр! Ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Авыр хезмәтегездә түземлек, гаиләгездә җан тынычлыгы, тормышыгызда ак бәхетләр һәм ныклы сәламәтлек телибез! Барлык балаларыгыз да тәүфыйклы, акыллы булсыннар!
Комментарийлар: