«ТЭФИ-KIDS 2021»!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ТЭФИ-KIDS 2021»!

«ТЭФИ-KIDS 2021»!
 18 октябрь көнне Мәскәүдә «ТЭФИ-KIDS 2021» телевизион милли премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды!

 «ШАЯН ТВ» каналы башкарма директоры – баш мөхәррире Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова дә әлеге бәйрәмдә булып кайтты! Барлыгы «ТЭФИ-KIDS 2021» премиясе финалына 30 кандидат сайланып алынды. Әлеге мактаулы исемлеккә «Канал дизайны» номинациясендә беренче татар балалар телеканалы да керде. Җиңүчеләрне исә мактаулы жюри билгеләде, алар арасында продюсер Виктор Дробыш, дирижер Юрий Башмет, алып баручылар Юлия Барановская, Оксана Федорова һәм башкалар.
 Әйтергә кирәк, номинация кысаларында конкуренция бик җитди булды. "ШАЯН ТВ" белән берлектә иң зур медиа-холдинглар һәм брендлар финалга чыкты. Шуңа да карамастан, «ШАЯН ТВ» каналы сынатмады! Бөтендөньяга танылган, тәҗрибәле, зур тарихлы каналлар белән көч сынашу - каналыбыз өчен зур җинү.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...