Баллы мультсериал!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Баллы мультсериал!

Баллы мультсериал!

Баллы үзән - диңгез ярындагы шәһәрчек. Анда пешерүгә оста керпе Мари, заманчалыкны яратучы төлке Люси, кәефе тиз төшүчән һәм яхшы күңелле аю баласы Фил һәм башка персонажлар яши. Әмма кайчагында геройларның тыныч тормышларын сәер вакыйгалар боза. Алар күп кенә аңлашылмаучанлыкларга һәм хәтта ызгышларга да китерә. Күршеләренә ярдәмгә акыллы ябалак Софи һәм аның ярдәмчесе - тиен Чинк ашыга. Ул көндез булган вакыйгаларны фотога төшерә һәм дусты ябалакка күрсәтә, чөнки Софи – төнге кош һәм тәүлекнең якты вакытын йоклап уздыра. Чинк төшергән фотосурәтләрне карап, ябалак серле хәлләрне чишәргә омтыла.

Гаҗәеп «Баллы үзән серләре» мультсериалын дүшәмбедән җомгага кадәр 11:00 һәм 19:00 сәгатьтә «ШАЯН ТВ» каналында карый аласыз! Шулай ук әлеге мультсериалны үзегезгә уңайлы вакытта безнең You Tube каналда да карарга була!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...