«ШАЯН ТВ» телеканалы «Таяну ноктасы» тапшыруында!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» телеканалы «Таяну ноктасы» тапшыруында!

«ШАЯН ТВ» телеканалы «Таяну ноктасы» тапшыруында!

Тиздән «ШАЯН ТВ» телеканалына 5 ел була! Телеканал тамашачыларына бик күп сюрпризлар әзерли! Шул уңайдан «ШАЯН ТВ» коллективы «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында «Таяну ноктасы» тапшыруында булып кайтты.

Тапшыруның кунаклары «ШАЯН ТВ» телеканалының башкарма директоры - баш мөхәррире Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова, мөхәррирләр бүлеге җитәкчесе Резеда Хәсәнова, телеканалның алып баручысы Рүзәл Әхмәдиев, «Сәйлән» телевизион җыр проекты жюри әгъзасы, яраткан җырчыбыз Венера Ганиева, дубляж студиясе хезмәткәре Илназ Сибгатуллин һәм яшь алып баручыбыз Әминә Әхмәтҗанова «ШАЯН ТВ» телеканалының яңалыклары, өр-яңа проектлары һәм бик тиздән булачак 5 еллык туган көн концерты турында сөйләделәр!

Тапшыруны 13 ноябрь, дүшәмбе көнне 19:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында карагыз! Кызу булачак!

00.jpg

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...