14 Гыйнвар 2020
ТР мәгариф hәм фән министрлыгы Татар теле hәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада 10-13 февральгә билгеләнгән дип хәбәр итә.
Татарстанда Россиякүләм олимпиаданың төбәк этабына старт бирелде. Шулай ук Казанда татар теле hәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадасының төбәкара этабы узачак.
Региональ этапта катнашучылар белемнәрен 24 предмет буенча сыный алачак. Әлеге укучылар — 23 декабрьдә тәмамланган муниципаль этап җиңүчеләре.
Олимпиадалар рус теле һәм әдәбиятыннан, татар теле һәм әдәбиятыннан, туган телләрдән, шул исәптән чуваш, удмурт, мордва телләреннән үткәрелә.
Комментарийлар: