30 Август 2020
Бүген башкалабыз үзәгендә өченче тапкыр Tat Cult Fest фестивале узды. Бәйрәмгә килүчеләр өчен, «ШАЯН ТВ» мәйданчыгында бик зур шоу-программа әзерләнгән иде. Нәни дусларыбыз «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре белән бергә җырлады, биеде. Каналыбыз алып баручылары уздырган төрле остаханәләрдә катнашты. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга аеруча сөендек. Истәлеккә фотоларга да төштек. Шулай ук балалар белән бергә каналыбызның төп геройлары да ял итте.
Комментарийлар: