Дуслар, берничә көн элек без сезгә яшелчә һәм җиләк-җимешләр турында табышмаклар чишәргә тәкъдим иткән идек. Бүген шуларның җаваплары белән уртаклашабыз. Белдегезме икән? Үзегезне тикшереп карагыз әле!
Алсу битле кыз үсте,
Кызарып җиргә төште.
(Алма)
***
Түгәрәк-түгәрәк шар кебек,
Кызыл-кызыл кан кебек;
Әчедер дә татлыдыр,
Йотыйм дисәң ташлыдыр.
(Чия)
***
Өе яшелгә буялган, эчендә кызыл чаршау.
(Карбыз)
***
Иелә, бөгелә, ак мамыгы түгелә, кара күзе күренә.
(Шомырт)
***
Кызыл төймә таптым,
Авызыма каптым.
(Җир җиләге)
***
Озын, яшел – түтәлдә,
Сары, тозлы – кисмәктә.
(Кыяр)
***
Үзе йомры – ай түгел,
Төсе сары – май түгел,
Койрыклы тычкан түгел.
(Шалкан)
***
Ашка салсаң, тәм кертә,
Борынга керсә, төчкертә.
(Борыч)
Комментарийлар: