5 август – Бөтендөнья светофор көне.

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

5 август – Бөтендөнья светофор көне.

5 август – Бөтендөнья светофор көне.

Юлчының иң якын дусты

Шәһәребез урамнарын светофордан башка күз алдына китерү авыр. Алар, беренче чиратта, һәркайсыбызның куркынычсызлыгы өчен кирәк! Светофорның төсләренә игътибарлы булыгыз. Кызыл төскә юл аша йөгереп чыгарга ярамый! Җәяүлеләрнең һәм машина йөртүчеләрнең «аралашу» чарасы да бит ул. 5 август – Бөтендөнья светофор көне. Шул уңайдан берничә кызыклы факт:

●                   Беренче өч төсле светофор Детройт һәм Нью-Йоркта 1920 елда барлыкка килә.

●                   Россиядә исә, беренче светофор 1930 елда Ленинградта урнаштырыла. Мәскәүдә шул ук елның декабрендә урын ала.

●                   Лондонда юлчыларның якын дустына светофор агачы кебек эшләнгән һәйкәл куелган. Россиядәге мондый һәйкәл Новосибирск шәһәрендә урнашкан. Ул светофор һәм сәлам биреп торучы юл хезмәткәре композициясе рәвешендә эшләнгән.

●                   Япониядә башта яшел төс урынына зәңгәр булган, ләкин галимнәрнең тикшеренүләре күрсәткәнчә, зәңгәр начаррак кабул ителә икән.

●                   Галимнәр шулай ук зур шәһәрләрдә яшәүчеләр якынча 6 ай гомерен светофорның яшел төсе янганын көтеп утыра, дип исәпләп чыгарган.

●                   Прагада бик тар урамда урнашкан җәяүлеләр өчен светофор бар. Анда берьюлы ике кеше үтәргә авыр булганлыктан, светофор урамның төрле ягыннан килүчеләргә «юл күрсәтеп» тора. Аның ике генә төсе бар.

 


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...