Җәйнең соңгы көне белән!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Җәйнең соңгы көне белән!

Җәйнең соңгы көне белән!

ҖӘЙНЕҢ СОҢГЫ КӨНЕ БЕЛӘН, ДУСЛАР!

Әй, сузасы иде, озынайтасы иде шушы җәйләрне. Кышлар буе тилмереп көтәсең дә, ә ул күз ачып йомган арада үтә дә китә. Иртәгәдән без яңа ел фасылына – алтын көзгә аяк басачакбыз. Тик бу әле һич кенә дә күңелсезләнер өчен сәбәп түгел! Алда безне әбиләр чуагы, җәйнең дәвамы булып торучы – алтын яфраклы, гаҗәеп төсле көннәр көтә!

Бүген исә җәйге ялларга йомгак ясарга, хис-кичерешләрне барларга, алдагы көннәргә планнар корырга – менә дигән вакыт! Шуңа күрә җәйнең соңгы көненең кадерен белеп, яңа көчләр туплап, мәктәпкә барырга, яңа белемнәр тупларга әзерләник!

Августның соңгы көннәре,

Хушлашабыз җәй белән,

Үтте китте, сизмәдек тә,

Быелгы эссе көннәр.

 

Җәй һәм көзне тоташтыра

Август ае күпердәй,

Көндез эссе, ә төннәрен

Салкынча була, көздәй.

 

Мәшәкатьле, тәмле ай ул,

Җиләк-җимеш өлгерә,

Озыная төннәре дә,

Табигатькә көз килә!

 

Озатабыз инде җәйне,

Инде көз дә башлана,

Белем көне килеп җитә,

Мәктәпләрдә тантана!

            Фәймә Зәйнуллина

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...