25 Гыйнвар 2023
Студент еллары - һәр кеше тормышында бик шәп вакыт, киләчәк нигезләре салына, өметләр чынга аша, алда әле искиткеч идеяләр һәм зур казанышлар белән тулы тормыш көтә. Югары һәм урта уку йортларында үткәрелгән еллар, үз тормыш юлыңны сайлау - иң бәхетле вакыт. Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, тәүге һөнәри белемнәргә төшенү, һичшиксез, студент еллары белән бәйле.
Хөрмәтле студентлар! Барлык хыял-өметләрегез тормышка ашсын, ә сездәге аң-белем халкыбыз өчен уңышлы хезмәт итүдә нигез булып торсын! Куелган максатларыгызга ирешүегезне телибез!
Комментарийлар: