Спорт - якын дустыбыз!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Спорт - якын дустыбыз!

Спорт - якын дустыбыз!

       Шушы көннәрдә Казанда «Спортлы Татарстан» бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Чара «Балалар спорты» федераль партия проекты кысаларында узды. Ул балалар һәм яшүсмерләр арасында сәламәт яшәү рәвешен, физик тәрбия, спортны популярлаштыру максатыннан уздырылды. Барысы 1187 видеоролик килде. Татарстанның күпчелек районнары һәм Россия төбәкләреннән яшьләр актив катнашты. Эшләр өч номинациядә  «Физкультминутка 6-11 яшь», «Физкультминутка 12-16 яшь», «Бөтен гаилә өчен Физкультминутка» бүләкләнде. 

     «Физкультминутка 6-11 яшь» номинациясендә барлык катнашучылар да 1 урынга лаек булды: бертуган Савченколар – Леонид, Григорий һәм Николай, Тимеркаев Ринат, Гордеев Ролан, Разрывин Эмир, Гайнуллина Иделия.
      «Физкультминутка 12-16 яшь»: 3 урын – Шамсивалеева Зәлия, 2 урын – Клишев Анатолий, 1 урын – Полякова Александра. 

       «Бөтен гаилә өчен физкультминутка» номинациясендә Бөгелмәдән Мельниковлар гаиләсе (3 урын), Казаннан Ариткуловлар гаиләсе (2 урын) һәм Зәй районыннан Волковлар гаиләсе (1 урын). 
         Өстәмә номинациядә түбәндәге җиңүчеләр билгеләнде: 
«Әни белән физкультминутка» - Яшел Үзәннән Ефимьяновлар гаиләсе; 
«Әти белән физкультминутка» -  Бөгелмәдән Куликовлар гаиләсе; 
«6 яшькә кадәр балалар өчен физкультминутка»: Яшел Үзәннән Ганина София, Бөгелмәдән  «Декатлон» Валерия из детского сада №0 Ладушки» г. Бугульмы, Иксакова София из Казани; 
«Разминка от профессионалов»: Газимагомедов Ильяс, Тулупова Агния, Садрутдинов Ильфар. 

Барлык катнашучылар да электрон сертификатлар белән бүләкләнә. Җиңүчеләргә медаль, диплом һәм «Декатлон» кибетеннән сертификатлар тапшырылачак.


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...