29 Февраль 2020
Кышның соңгы көнен гөрләтеп уздырдык. Бүген без Азнакай һәм Чистай районы укучылары белән очраштык. Чистай районында 2нче һәм 3нче номерлы гимназиядәге дусларны телевидение тормышы белән таныштырдык. Азнакай шәһәре гимназиясендә дә очрашу бик җанлы һәм күңелле узды. Шаян да ерак араларны якын итеп, Азнакай районы укучылары белән дуслык җепләрен тагын да ныгытып килде. Алай гына да түгел, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең Азнакай шәһәрендә узган сайлап алу турында катнашкан сәләтле, иҗади яшьләр белән күреште. Быел фестивальнең юбилей елы. Ул егерменче тапкыр уздырыла. Шаян башка районнарда узачак чараларда актив катнашачак. Күрешкәнче, дуслар!
Комментарийлар: