Чыршы бизәү серләре!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Чыршы бизәү серләре!

Чыршы бизәү серләре!
Дуслар, чыршы бизәдегезме әле? Дөрес итеп бизәдегезме соң? Әйе, әйе, чыршы бизәүнең дә үз кагыйдәләре бар. Каналыбыз геройлары Шаян белән Биби биргән киңәшләр сезнең өчен файдалы булыр! 
2020 елның символы – Ак металл күсе, шуңа күрә аксыл төсләр актуаль. 
• Яңа елга чыршыны матур итеп бизәр өчен, аңа дөрес урын сайларга кирәк. Купшы чыршыны кечкенә бүлмәгә куймагыз, ә кечкенәләрне зур бүлмәгә урнаштыру дөрес булмас.
• Гирлянданы иң башта элеп куегыз. Аннан соң эленгән уенчыклар матур итеп балкып торыр.
• Зур чыршы өчен эре уенчыклар сайлагыз.
• Күренә торган урынга, һичшиксез, Ак металл күсе фигурасын элегез. Аны агач астына Кыш бабай белән Кар кызы урынына да куярга мөмкин. 
• Охшаш уенчыкларны бер тирәгә элү шулай ук матур булмас.
• Йомгаклау этабы булып, мишура, төймәләр, ялтыравыклар тора.
• Чыршы төбенә матур итеп төрелгән тартмалар тезеп куйсагыз да була.
Дизайн без названия (62).png

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...