Бүген соңга калырга да ярый?!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бүген соңга калырга да ярый?!

Бүген соңга калырга да ярый?!

Безнең көндәлек графигыбыз катгый режимга буйсынган. Пунктуальлек – кешенең иң мөһим сыйфатларыннан берсе, чөнки кемне дә булса көттерү әдәпсезлек билгесе булып санала. Ләкин елга бер тапкыр нәкъ тә менә бүген, 5 сентябрь көнне сәгатьләр турында онытырга һәм гадәти графиктан бераз читкә тайпылырга рөхсәт ителә икән. Чөнки бүген соңга калу көне билгеләп үтелә!

Дуслар, мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйча, бер генә көнне булса да, вакыт чикләреннән чыгып, беркая ашыкмыйча уздырыйк әле! Бүген берничә минутка соңга калу да зыянлы булмас. Сәбәбе дә бар – соңга калу көне!

Сүз уңаеннан, бу көннең килеп чыгышы турында берни дә билгеле түгел. Мөгаен, ул, мондый бәйрәмнәрнең күпчелеге кебек, АКШТА уйлап табылган һәм Интернет ярдәмендә дөньяга таралган булса кирәк.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...