Бик тиздән экраннарда!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бик тиздән экраннарда!

Бик тиздән экраннарда!
«ШАЯН ТВ» каналында тамашачы мәхәббәтен яулап алган «Сәйлән» телевизион-музыкаль проекты үз эшен дәвам итә!

Бүген аның өченче сезоны төшерелә башлады. Меңнәрчә гаризалар арасыннан «ШАЯН ТВ»ның сәнгать советы әгъзалары һәм профессиональ жюри 32 катнашучыны чираттагы этапка сайлап алды. Аларның чыгышларына берничә атна дәвамында «ШАЯН ТВ» каналы сайтында тамашачылар тавыш бирде. Иң күп тавыш җыйган 24 катнашучы телевизион этапка үтү бәхетенә иреште. Конкурсның телевизион сайлап алу этабында яшь җырчыларны мәртәбәле жюри бәяләячәк. Финалга 8 катнашучы узачак.

Аларның кемнәр икәнен октябрь аенда «ШАЯН ТВ» каналында күрә алачакбыз. 






Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...