Мәктәпкә әзерлек...

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Мәктәпкә әзерлек...

Мәктәпкә әзерлек...

Яңа ук елы башланырга да санаулы көннәр генә калып бара. Шул уңайдан “Яндекс” аналитиклары кызыклы гына тикшерү уздырган: 1 сентябрь һәм мәктәп темасына нинди сорауларның иң актуаль булуын күзәткән. Анализ 2018 елның 23 августыннан башлап, 2019 елның 23 августына кадәр ясалган.

Белем көненә килгәндә, күбрәк “1 сентябрьгә котлаулар”, “1 сентябрьгә рәсемнәр”, “1 сентябрьгә чәч ясау” кебек сораулар популяр икән.

“Мәктәп” һәм “форма” сүзләрен кулланып, “мәктәп формасын каян алырга”, “мәктәп формасы ни өчен кирәк”, “шеврон мәктәп формасының кайсы өлешендә урнашкан” дигән сораулар күпләп бирелгән.

“Мәктәп” сүзе кергән мондыйрак сораулар да актуаль булган: “нинди температура булганда мәктәпкә бармасаң да ярый”, “кайсы мәктәпкә барасын каян белергә”, “мәктәпне кем уйлап тапкан”?

Әле ярый уйлап тапканнар! Рәхәтләнеп укыйбыз, белем туплыйбыз, дуслар белән аралашабыз! Дөньяда иң зур байлык – белем! Мәктәп булмаса нишләп кенә бетәр идек икән?! Сез дә шулай уйлыйсыз бит, әйме, шаян дусларыбыз?

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...