«ШАЯН ТВ» ветераннарга бүләкләр әзерләде!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» ветераннарга бүләкләр әзерләде!

«ШАЯН ТВ» ветераннарга бүләкләр әзерләде!

Бүген «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Юныс улы Әминев җитәкчелегендә «ШАЯН ТВ» каналы хезмәткәрләре һәм алып баручылары юбиляр ветераннарга бүләкләр әзерләде.

«Бик талантлы безнең «ШАЯН ТВ» балалары. Алар бу эшкә үзләре теләп, рәхәтләнеп кушылдылар. Һәрберебез кайчан да булса өлкән кеше булачак. Яшьтән үк зурларны хөрмәт итеп, аларга игътибар күрсәтеп яшәргә кирәк. Моннан башка булмый, чөнки без – бер гаилә. Ә гаиләдә бер-беребезгә булышырга, бер-беребезне хөрмәт итәргә кирәк. Шул максат белән җыелдык та. Матур итеп, 20 минутта 100 набор бүләкне җыйдык та куйдык. Безнең ихтирамны ветераннарыбыз да сизсеннәр», - дип үз фикерен җиткерде Илшат Юныс улы.

Чыннан да, мондый чаралар берләштерә. Олы буынга мәрхәмәтле булып, хөрмәт һәм ихтирам күрсәтеп яшәргә өйрәтә. Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел, бу - безнең бурыч.

Җыйган бүләкләр исә, бәйрәм уңаеннан, ветераннарга, Журналистлар союзындагы юбилярларга, һәм «ТНВ» ветераннарына барып ирешәчәк.

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...