Президентыбыз Шаянны бик яратты...

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Президентыбыз Шаянны бик яратты...

Президентыбыз Шаянны бик яратты...
 Безгә бәхеттән канатлар үсеп чыкты. Беләсеңме, ни өчен?

Беренчедән, кичә, 12 ноябрь көнне, балалар өчен тәүлек әйләнәсе татар телендә эшләүче «ШАЯН ТВ» каналы ачылды. Туган көнебез белән котларга иң көтелгән кунак - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм абый Миңнеханов үзе килде.

Икенчедән, кызыклы сәхифәләргә бай shayantv.ru сайты үз эшен башлап җибәрде. Сайтыбызга кереп, син тапшыруларны туры эфир аша карый аласың. Өстәвенә, кызыклы уеннар уйнау мөмкинлеге дә бар. Видеокәрәзгә кереп исә мавыктыргыч мультфильмнар, тапшырулар карый аласың.

Ә хәзер бергәләп туган көн мизгелләрен барлыйк. Шаян белән Биби президентыбызны бераз дулкынланып, әмма зур түземсезлек белән көтте. Ә менә зуррак алып баручылар өчен канал ачылу кебек тарихи вакыйгада катнашу икеләтә җаваплылык өстәде. Әлеге көн алар өчен зур, бик зур мөмкинлек ача.

Рөстәм абыйны студия белән таныштырдык, кызыклы тәҗрибәләр ясап күрсәттек, җырлы батл оештырдык. Президентыбыз Шаянны бик яратты, аны үзенең инстаграмына да урнаштырды. Шаяннар барлыгы 10 805 лайк җыйды. 

«ШАЯН ТВ» каналында сезнең өчен мавыктыргыч тапшырулар, кызыклы мультфильмнар һәм сериаллар күрсәтеләчәк. Шунысы сөендерә, бу канал тапшыруларында без үзебез дә катнаша алабыз. 

«ШАЯН ТВ» каналына озын гомер телибез!

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...