«ШАЯН» балалар бакчасы

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН» балалар бакчасы

«ШАЯН» балалар бакчасы

        Шаянның нәни дуслары «ШАЯН» дип исемләнгән балалар бакчасына йөри алачак. Бүген Чаллы шәһәрендә шул исемдәге бакча үз ишекләрен ачты. 


       220 урынга исәпләнгән балалар бакчасында сабыйларның интеллектуаль һәм шәхси үсеше, сәламәтлекләрен ныгыту һәм саклау өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. 12 төркемнең 6сы – ясле яшендәгеләр төркеме. Шулай ук логопед төркеме дә бар.
      Балаларны тәрбияләү өчен монда барлык шартлар тудырылган: йокы бүлмәләре белән төркемнәр өчен бүлмә, музыка һәм спорт заллары, медицина блогы, азык-төлек блогы, юу бүлмәсе, яшелчәләр саклау урыны.
      Әти-әниләр, балалар өчен бик шатлыклы көн булды. Тантаналы чарада каналыбызның төп герое Шаян да балалар белән күңел ачты, истәлеккә фотога төште.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...