«ШАЯН ТВ» каналында яңа проект!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» каналында яңа проект!

«ШАЯН ТВ» каналында яңа проект!

Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Татарстан Республикасында «Милләтем хәзинәләре» проекты тормышка ашырыла. Шул уңайдан, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «ШАЯН ТВ» балалар каналы яңа проект тәкъдим итә!

«Шаян рәссам» проектының «Милләтем хәзинәләре» циклы мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балалар өчен аңлаешлы һәм кызыклы рәсем ясау дәресләре форматында ясалган. Рәсем дәресләре Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларга багышланачак. Болар - татар, рус, чуваш, удмурт, мордва, мари һәм башкорт милләтләре.

Проект балаларга рәсем дәресләре аша Татарстанда яшәүче милләтләрнең мәдәнияте һәм көнкүреше, әйтик, милли ашлары, киемнәре, уен кораллары һәм башкалар белән танышырга ярдәм итә.

Һәрбер роликта бер милләт турында сөйләнә. Мәсәлән, тапшыруда башкортларның кубызы, чувашларның милли баш киеме, удмуртларның милли киемнәре, татар халык ашлары кебек темалар яктыртыла.

Проект ФильмФэй компаниясе белән берлектә эшләнде. Ул 30 сериядән тора, аларны июньнән башлап «ШАЯН ТВ» каналында күрергә мөмкин. Яшь чикләве юк, аны иң нәни тамашачылар да карый ала.

 

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...