Кояш - Кояш системасындагы иң зур объект. Шулай ук ул Кояш системасындагы бердәнбер йолдыз. Әйдәгез, әлеге гигант турында белемнәребезне камилләштерик!
* Кояш – уртача йолдыз санала, ул иң зурысы да һәм иң яктысы да түгел.
* Кояш кешеләр яши торган бердәнбер планетада тереклек булдырып торуы белән үзенчәлекле.
* Аңа якынча 4,5 млрд ел.
* Кояш бездән 149,5 млн км ераклыкта, аның нурлары һәм җылылык Җиргә 8 минутта килеп җитә.
* Кояш – водород һәм гелийдан торучы йолдыз.
* Анда температура 5500 градусны тәшкил итә.
* Кояш тарту көченә ия. Ул Кояш системасындагы башка объектларны үзенә тарта, һәм алар Кояш тирәсендә әйләнәләр.
* Кояш масса һәм басым аркасында җылына һәм водородтан гелий синтезлану хисабына энергия бүлеп чыгара.
* Галимнәр фикеренчә, 4,5 млрд ел дәверендә Кояш үзендәге водород запасының яртысын сарыф итеп өлгергән. Водород беткәннән соң, гелий синтезы башланачак һәм Кояш кызыл гигантка әвереләчәк, хәзергедән 200 тапкырга зураячак.
* Һәр миллиард ел саен Кояшның яктылыгы якынча 10 % арта.
* Галимнәр билгеләгәнчә, Кояшта водород запасы 5-6 млрд елга җитәргә тиеш.
Комментарийлар: