ШАЯН фактлар!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ШАЯН фактлар!

ШАЯН фактлар!

Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз. Бигрәк тә җәй көне алар безне үзләренең шат җырлары белән сөендерәләр. Әйдәгез, әлеге җан ияләре турында сез әле белеп өлгермәгән гаҗәеп мәгълүматлар белән танышып китик!

* Бер тәүлек эчендә колибри үз авырлыгыннан 2 тапкырга күбрәк ашый.

* Ләкләк очу барышында җиргә төшмичә йокларга сәләтле.

* Фламинго 83 яшькә кадәр яши ала.

* Кошлар тирләмиләр.

* Иң акыллы кош булып чыпчык санала, чөнки аның 100 грамм авырлыгына 4,5 грамм баш мие туры килә.

* Ябалак күзләре белән як-якка хәрәкәт итә алмый. Алар тулысы белән башларын боралар.

* Колибри - артка оча ала торган бердәнбер кош.

* Тавыклар үзләренә куркыныч янаганда үлгән булып кыланырга мөмкиннәр.

* Песнәк бер көн эчендә үз балаларын якынча 1000 тапкыр ашатырга мөмкин.

* Пеликаннарның томшыкларындагы капчыклар 5 литрга кадәр су сыйдыра.

* Аккошларның хәтере бик яхшы. Алар үзләренә начарлык эшләүчеләрне һәрвакыт истә калдыралар һәм үч алалар.

* Чыпчыклар җир өстендә сикереп йөриләр, чөнки аларның кыска аяклары йөрү өчен җайлаштырылмаган.


Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...