ШАЯН фактлар!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ШАЯН фактлар!

ШАЯН фактлар!

Филләр - мәһабәт зур хайваннар, күп кенә халыкларда зирәклек һәм акыллылык төшенчәләре белән янәшә йөриләр. Чыннан да, филләрнең акыл дәрәҗәсе бик югары. Бу исә бигрәк тә Һиндстан мәдәниятендә чагылыш таба. Моннан тыш, әлеге хайваннар гаҗәеп тыныч булулары белән дә аерылып торалар. Шуңа да карамастан, аларның ачуын чыгарырга ярамый, чөнки ярсыган фил - чыннан да, куркыныч.

* Филләр - мамонтларның иң якын туганнары.

* Киң таралган мифларга карамастан, филләр тычканнардан курыкмыйлар.

* Әлеге хайваннарның хәтере искиткеч яхшы. Филләр күп еллардан соң үзләрен рәнҗетүчеләрдән үч алган очраклар да билгеле. Шулай ук алар яхшылыкларны да онытмыйлар.

* Филләр - җирдәге иң эре коры җир хайваннары.

* Филнең йөрәге 25-30 кг авырлыкка җитәргә мөмкин.

0.jpg

* Иректә филләр тәүлегенә 20 сәгатькә кадәр вакытларын ризык эзләүгә багышлыйлар.

* Филләр уртача ярты гасыр яши.

* Аларның борыннары сигез литрга кадәр су сыйдыра ала.

* Кешеләргә караганда филләрнең ис сизүе күпкә яхшырак.

* Филләр, кешеләр кебек үк, унагай һәм сулагайларга бүленә. Күпчелек филләр - унагай.

* Зур филнең авырлыгы биш тоннага кадәр җитә.

* Яңа туган фил йөз килограммнан артык авырлыкта була .

* Зур колаклар фил өчен кондиционер ролен үти. Алар филгә организмны суыту өчен кирәк. Һаваның циркуляциясен тизләтү өчен, филләр колакларын болгыйлар.

* Африка филләре беркайчан да ятмыйлар, ә басып кына йоклыйлар.

* Зур фил көн саен 300 кг азык ашый һәм 200 литрга кадәр су эчә.

* Фил табаннарында булган махсус рецепторлар ярдәмендә аяклары белән “ишетү” сәләтенә ия.

 

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...