Энә карагы – табигатьтәге иң матур бөҗәкләрнең берсе. Аны кояшлы көндә су өстендә күрергә була. Ул үзенең янып тора торган ачык төсе һәм тизлеге белән аерылып тора.
* Энә карагын Антарктидадан кала барлык материкларда очратырга мөмкин.
* Бу бөҗәкләрнең 6 мең ярым төре билгеле.
* Энә карагы – бик тиз оча торган бөҗәк. Аның очу тизлеге сәгатенә 96–144 километрга җитә.
* Энә карагының зур күзләре бик үзенчәлекле. Алар 28 мең вак күздән торалар.
* Энә карагы – шәп аучы. Ул һәрвакыт нәрсәдер аулап ашап тора. Гадәттә черки, коңгыз, чебен, вак күбәләкләр белән туклана.
* Бер сәгать эчендә энә карагы 40 чебен ашап бетерә ала.
* Энә караклары җәй буе очалар, ә көз көне йокыга талалар.
* Энә карагының ятьмәсыман дүрт канаты аңа тиз очарга ярдәм итә, ә озынча рульсыман тәне аңа очу юнәлешен билгеләргә мөмкинлек бирә.
* Энә карагы кайчак кая да булса барып куна, ләкин моны бик сирәк эшлиләр. Тормышларының күп өлешен алар очып үткәрә.
* Кайбер энә караклары, күчмә кошлар кебек үк, көз көне җылы якларга китә. Мәсәлән, җирән төстәге бер энә карагы алты – җиде мең километр ара очып үтәргә сәләтле.
* Оча торган башка бөҗәкләрдән һәм кошлардан аермалы буларак, энә караклары теләсә нинди юнәлештә оча ала. Алар алга да, артка да, уңга һәм сулга да хәрәкәт итәргә мөмкин.
* Бу бөҗәкләр һава торышын алдан хәбәр итәргә сәләтле. Һава торышы бозылмаса, алар үзләрен гадәттәгечә тоталар, бозылса, өер-өер булып берләшеп, канатларын җилфердәтеп, төрле тавышлар чыгаралар.
Комментарийлар: