ШАЯН фактлар!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ШАЯН фактлар!

ШАЯН фактлар!

Дөньяның төрле өлкәләренә караган гаҗәеп кызыклы ШАЯН фактлар тәкъдим итәбез!

* Боланның мөгезе – аның ата боланнар алдында көчен күрсәтү билгесе. Болан һәр елны мөгезләрен ташлый һәм аны 3 айда кабат яңарта. Ташланган мөгезне кимерүчеләр ярата, ул алар өчен кальций чыганагы.
* Эшче кырмыска азык эзләп табу белән, һавага феромоннар җибәреп, иптәшләрен сыйлы урынга чакыра.
* Футболчы бер матчта кимендә 8-9 км йөгерә.
* Куян башын бормыйча гына артын күрә ала.
* Россияне 13 диңгез юа.
* Крокодиллар телен чыгара алмый.
* Әкәм-төкәм тоташ 3 ел йоклый ала.
* Яңа туган фил баласы 100 кг авырлыкта була.
* Арыслан 2 яше тулмыйча ырылдый алмый.
* Ирландия, Исландия, Гренландия һәм Антарктидада еланнар бөтенләй юк.
* Ак аюлар сулагай була.
* Һиндстанда 50 миллион маймыл бар.
* Бал кортының ашказаныннан тыш, бал җыю өчен аерым урыны бар.
* Җырлау – стресстан дәва. Бигрәк тә беркем ишетмәгәндә, кеше рәхәтләнеп читенсенми җырлаганда.
* Кеше борынын һәрвакыт күрә, ләкин баш мие бу мәгълүматка игътибар иттерми.
* Лайлач әкәм-төкәм – ерткыч булмаган иң күп тешле җан иясе. Аның телендә 30 мең теше бар.
* Барлык сөйрәлүчеләр 1-2 ел йоклап, ач тора ала.
* Бака караңгыда кешедән яхшырак күрә. Дөм караңгыда бакалар объектны күреп кенә калмый, төсләрне дә аера.
   

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...