ШАЯН фактлар!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ШАЯН фактлар!

ШАЯН фактлар!

Керпене һәркемнең күргәне бар, тик без аның турындагы күп кенә кызыклы фактларны белеп бетермибез. Бүген исә шулар белән танышырбыз.

* Керпене ялан кул белән тоту мөмкин түгел, чөнки ул шунда ук чәнечкеле йомгакка әйләнә. Ә үзе кулга тиз ияләшә. Сөт ярата. Шулай ук җиләк, үлән, бака ашый, еланнарга да ташлана.

* Керпе катнаш урманнардагы якты урыннарда яшәргә ярата.

* Аның авырлыгы 1 кг га, буе 30 см га җитәргә мөмкин.

* Керпедә 16 меңгә якын энә бар. Һәрберсенең озынлыгы 2-4 см, юанлыгы 1 мм.

* Гадәттә, керпеләр койрыксыз булып күренә, ләкин аларның кыска булса да, койрыгы бар. Кайбер төрләренең койрык озынлыгы 20 сантиметрдан да артып китә ала.

* Керпе начар күрә, аның төп ярдәмчесе - борыннары.

* Әлеге җан иясе кышны тирән йокыда уздыра, азык запасы әзреләми.Апрель ахыры, май башларында кышкы йоксыннан уяна. Майда 3-5 баласы туа.

* Керпе баласы сукыр, чукрак, ялангач һәм энәсез булып туа. Туып берничә сәгать үтүгә, тәненә йомшак энәләр үсә башлый. Бераздан ул энәләр ныгый, катылана.

* Керпеләр төрле авазлар чыгара. Хәтта төчкергән авазлар ишетергә мөмкин.

* Табигатьтә керпеләр күп дигәндә 5 ел яши, ә зоопарк яки хуҗалыкта – 10 ел.

* Керпеләрнең барлыгы 24 төре билгеле.

* Алар бер-берсе белән сызгырып аралаша.

* Әлеге җәнлек тәүлегенә 2 чакрымга якын ара уза.

* Соңгы елларда Татартсанда колаклы керпеләр очрый башлаган. Керпе Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...