ШАЯН фактлар!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ШАЯН фактлар!

ШАЯН фактлар!

Табигать - безнең тормышыбыз. Чөнки андагы агачлар без сулый торган һаваны чистарта, ә урманнар һәм парклар күңелне үзләренең матурлыгы белән сөендерә. Бүген без сезне табигать бизәкләре - агачлар турында ШАЯН фактлар белән таныштырырбыз!

* Бер уртача агач бер ел эчендә якынча 100.000 м3 һаваны чистарта, үзенә пычрак һаваны сеңдерә һәм кислород бүлеп чыгара.

* Ылыслы агачлар, яфраклы агачлардан аермалы буларак, хәтта көчле янгынны да кичерергә сәләтле. Аларның кәүсәләре утка чыдам була.

* Иң озын гомерле агач булып, нарат санала. Аның төрле төрләре бөтен дөнья буйлап, чүлләрдән иң салкын зоналарга кадәр таралган.

* Дөньядагы иң биек агач - Төньяк Америкада үсүче Гиперион дип аталган секвойя агачы. Аның яше якынча 2700 ел, биеклеге 115,6 метрга җитә.

* Дөньядагы иң тиз үсә торган агач - павлония. Павлония бер ел эчендә 2,5-3 метрга кадәр үсә ала.

* Иң әкрен үсә торган агач исә - ак кедр. Канадада үсә торганы хәтта рекорд куйды, гасыр ярым эчендә бары 10 см гына артты.

* Җимеш агачларыннан иң киң таралганы - алмагач, чөнки алма дөньядагы иң популяр җиләк-җимеш булып санала.

* Баобаб агачы елына бер тапкыр, бары бер генә төн өчен генә чәчәк ата. Иртәнгә үк аның чәчәкләре кибә, коела һәм начар ис килә башлый.

* Тирәк агачы башка агачларга караганда күбрәк кислород бүлеп чыгара. Чөнки алар бик тиз үсәләр һәм күп күләмдә углекислота эшкәртә алалар.

* Ылыслы агачлар, яфраклылар кебек үк, начар һаваны сеңдерәләр һәм кислород бүлеп чыгаралар, чөнки энәләр яфракларның бер төре генә.

Комментарийлар:

Комментарий калдыру өчен керергә кирәк.

Керү
Комментариялар йөкләнә...